Эш бирүчеләр, инвалидларны эшкә алу өчен билгеләнгән квотаны үтәп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә тәкъдим итәләр:
- квота кертелгән көннән алып бер ай дәвамында инвалидларны эшкә урнаштыру өчен төзелә торган яисә бүлеп бирелә торган эш урыннары турында белешмәләр булган локаль норматив актлар инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмәгә 3 нче кушымтага ярашлы формада (ПКМ РТ от 04.05.2007 №170 «Об утверждении Положения о порядке квотирования рабочих мест»);
- ай саен, хисап артыннан килүче 5 нче санга кадәр, инвалидларны билгеләнгән квота нигезендә эшкә урнаштыру өчен булдырылган яисә бүлеп бирелгән эш урыннары (вазыйфалары) булу турында мәгълүмат, әлеге эш урыннары турында белешмәләр булган локаль норматив актлар турында мәгълүматны да кертеп, инвалидларны эшкә кабул итү өчен квотаның 4 нче кушымта нигезендә үтәлүе турында мәгълүмат;
- инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар, махсус эш урыннары санын билгеләү турында карарлар кысаларында бүлеп бирелгән яисә төзелгән эш урыннары турында мәгълүмат хезмәткәр эштән азат ителгән көннән алып ун көн эчендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы Нигезләмәнең 5 нче кушымтасы нигезендә формада.